Мы в Telegram
Добавить новость
ВСЕ новости СЕГОДНЯ
RSS.+ — история VIP в новостях News24 с календарным архивом. Все самые быстрые 24/7 новости в ежеминутном тематическом обновлении Life24 — на русском, и не только + Today24, а также тексты с озвучкой — в авторском разделе #123ru.net
Ria.city

Россиядәге гриппка каршы вакцина чималның 80 проценты Мөслимдә ясала

Intertat.ru
32
Россиядәге гриппка каршы вакцина чималның 80 проценты Мөслимдә ясала

2016 елда «Чайка» кошчылык фермасы җитәкчесе Дамир Шәңгәрәев  «Ультрикс» һәм «Совигрипп» гриппына каршы вакциналар өчен биоматериал җитештерүне үзләштергән. Бүген исә вакциналар өчен биоматериаллар сату предприятие кеременең гомуми күләмдә 80 процентка кадәр тәшкил итә.

Россиядә гриппка каршы вакцинаны 3 предприятие җитештерә. Ул – «Микроген» фәнни-җитештерү берләшмәсе, «ФОРТ» һәм Санкт-Петербург вакциналар тикшеренү институты. Иң зур предприятияләрнең берсе булып Рязаньда урнашкан «ФОРТ» предприятисе санала. Ул Ростех дәүләт корпорациясе «Нацимбио» холдингына керә. 

2020 елгы мәгълүматларга караганда, «ФОРТ» 1 ел эчендә 30 миллион гриппка каршы вакцина җитештергән. Шул исәптән, 1,1 миллион вакцинаны чит илләргә сатуга чыгарган. 

Рязань эре предприятиясен гриппка каршы вакцина ясау өчен чимал белән Мөслим районында урнашкан «Чайка» кошчылык фермасы тәэмин итә.

Фото:©https://vk.com/away.php?

«Чайка» кошчылык фермасы Мөслимнең Вәрәшбаш авылында. Биредә 38 200 данә йомырка сыйдырышлы 12 инкубация җиһазы һәм 38 200 данә йомырка сыйдырышлы 3 җиһаз бар. Еллык сыйдырышлыгы – 6 млн. йомырка. Фермада «Agri» Төркия компаниясе җиһазлары кулланыла. Бүгенге көндә бер тапкыр кошчылык комплексы утырту 465 мең кошчылык урыны тәшкил итә. «Чайка» фермасында барган эшчәнлек турында «Интертат»ка «Чайка» кошчылык фермасы урынбасары Алмаз Шәңгәрәев сөйләде.

Бу эшне минем әти башлап җибәрде. 2005 елда, район администрациясе тәкъдиме белән, ул Вәрәшваш авылындагы элеккеге колхозның ташландык корпусларын сатып алды. Сер булмасын, биредә элек дуңгыз асраганнар. Корпусларны бүрәнә, такта яндырып җылытылды. Бөтен эш кул белән башкарылды.

Әти үз эшен тавык белән йомырка сатып башлап җибәрде. Эмбрион турында Татарстанда белүче булмаган. Әти – мәгълүмат табып, күп укып, үз эшен башлап җибәргән гаҗәеп дәртле кеше. 

Мин эшли башлаганда, безнең беренче «родильный» корпус төзелә генә иде. 2015 елда экономист һөнәренә Казанда укып кайттым да, әти белән бергә эшли башладык.

Мин – бухгалтер да, финансист та, экономист та, слесарь да. Мине балачактан ук әти эшкә өйрәтте. Кошчы да, каравылда да булдым. Аннары басуда эшләдем, кошлар ашаттым. Тиешле барлык стадияләрне үттем. Инкубатор, склад, май заводы белән идарә иттем. Хәзер инде мин үз эшемне белеп эшлим.

Фото: © http://muslumirc.ru

Биредә нинди эшләр башкарыла?

Иң элек корпуста чебине үстерәбез. Аннары аларны чеби тудыру бүлегенә күчереп утыртабыз. Тавык булып үскәч, ул йомырка сала башлый. Һәр йомыркага дезинфекция үткәреп, инкубаторга күчерәбез.

Йомырканы инкубатор эчендә 9-10 көн тоткач, кечкенә генә яралгы (эмбрион) барлыкка килә. Без аларны, фураларга төяп, Рязань лабораториясенә җибәрәбез.

Ә анда инде йомырканың билгеле бер катламына вирус кертәләр дә, яралгы вируска каршы антитәнчекләр бүлеп чыгара. Ул сыекчаның күләме бик аз, берничә миллиграмм гына. Менә шуны йомыркадан алып, гриппка каршы вакцина ясыйлар.

Йомыркага карата таләпләр бик җитди. Алар бөтенесе бер төстә, бер авырлыкта, бер зурлыкта һәм нык чиста булырга тиеш. Бу таләпләр үтәлмәсә, йомырка яраксыз була. Русча әйткәндә, брак. Йомыркалар сакланган җиһазда температура 32 градус җылы булырга тиеш. 30дан төшсә, эчендәге эмбрионнар үлә. Рязаньда штрихсканер аша йомыркаларның температурасын тикшерәләр. Төшкән булса, тагын таләпләр үтәлмәгән булып санала. Бик авыр процесс.

Фото: © muslumovo.tatarstan.ru

Биредә бөтен эш кул белән башкарыла иде. Хәзер бөтен әйбер автоматлаштырылган. Автомат тавыкларны сәгать 8дә, 12 дә, аннары кичке 5тә ашата. Йомыркаларны робот җыя, корпустагы температураны саклый, вентиляцияне көйли. Һәр корпуста тавык артыннан күзәтеп торучы кеше бар. Аларның утыруына, бөгелүенә, басып торуына игътибар итә. Корпус эчендә тузан булырга тиеш түгел. Идәннең чисталыгын ак носки киеп тикшерәбез.

 Шундый конкуренцияле мохиттә ничек җиңеп чыга алдыгыз?

Әти һәрвакыт сыйфатка зур игътибар бирә. Тавык булсынмы, йомыркамы, эмбрионмы – барысы да сыйфатлы.

2016 елда Рязань безнең белән эш итүне икенче планга куйган иде. Безнең продукт сыйфатлы булгач, сатылу бәясе дә кыйммәт. Шуңа күрә арзанрак җирдән алып карадылар. Ярты елдан соң, безгә рәсми хат килеп төште. Анда аларның безнең белән эшлиселәре килгәне турында язылган иде.

Түбән сыйфатлы продукт белән эшләү нәтиҗәсендә, проблемалар килеп чыккан. 100 процент эмбрионнан 60-70 процент чимал гына алганнар. Бүгенге көндә 7 ел Рязань белән хезмәттәшлек итәбез.

Тавыкларга нәрсә ашатасыз?

Бездә зарарлы продуктлар бөтенләй кулланылмый. Бодай, арпа, кеше ашый торган көнбагыш маен тавыкка бирәбез. Безнең бер конкурент та андый продукт ашатмый. Әлбәттә, болар барысы да өстәмә чыгымнар таләп итә.

Безнең эшчеләрнең дә хезмәт хакы бәләкәй түгел. Татарстанның олы шәһәрләрендәге кебек 35-40 мең түләнелә. Эшчеләрне бушка ашатабыз, киендерәбез, эшкә алып киләбез. Эш өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Ил вазгыятенә бәйле рәвештә, санкцияләр эшчәнлегегезгә тәэсир иткәндер?

Әйе, проблемалар бар. Алар запчасть белән бәйле. Чит илдән инде кайтарылмый. Төркия белән без дустанә мөнәсәбәттә. Безнең җиһазлар, техникалар – берсе дә Россиянеке түгел. Күпчелеге Төркиянеке. Һәр аппаратның эш җаен беләбез. Мәсәлән, Яңа ел төнендә берәр өзеклек барлыкка килсә, бөтен эшче электрикларыбыз ялда бит. Шуңа күрә, без үзебез мәҗбүри сменада булабыз. Ватылса, аны төзәтергә кирәк.

Шулай ук, Төркиядә безнең программа администраторы бар. Хата була икән, аңа мөрәҗәгать итәбез дә, ул дистанцион рәвештә проблеманы чишә.

Фото: © muslumovo.tatarstan.ru

Территорияне тырышып саклыйбыз. Бездә гел чиста һәм тәртип булырга тиеш. Бөтен җирдә асфальт салынган. Аңа даими дезинфекция ясап торабыз. Бер мамык та булырга тиеш түгел.

Кош гриппы бик куркыта. Без шуңа ветеринария ягыннан бөтен әйберне үтибез. Бездәге үтәлгән эш 80 процент Россия фабрикаларында үтәлми, дип уйлыйбыз. Керү белән чыгу юлында дезбарьерлар тора. Дезинфекцияле препаратлар белән су булырга тиеш.

Ферма өстеннән кошлар оча башласа, без махсус сигналлар кушабыз, аларны куркытабыз. Кошлардан чир иярергә мөмкин. Кайбер фабрикалар 1 сигналны 5 елга куйдырта да, атна саен аны акырта. Ә кошлар ул тавышка ияләшеп, куркудан туктый.

Без исә, сигнал бирсен өчен, махсус компанияләрдән кеше чакыртабыз. Алар һәрвакыт төрле сигнал яңгырата.

Яраксыз тавыкларны нишләтәсез?

Безнең махсус мич бар. Аларны шунда 800 градуста яндырабыз. Һәм ул көлгә әйләнә. Бу – ис тә, чир дә таралмасын өчен эшләнелә. Капчык күтәреп, каядыр урманга алып барып куя торган «андый» вакытта яшәмибез.

Тавыкларны күп дигәндә 1 ел тотабыз. Аннары алар халыкка сатыла. Без аларны нибары 60-70 сумнан гына җибәрәбез. Һәр елны диярлек бер үк әбиләр килә. Суыткычларын тутырып куялар. Рәхмәтләр әйтеп китәләр. Бик «приятный» әйбер. 

Инкубатордан чыккан бер көнлек чебиләрне фуралар белән килеп алып китәләр. Фермерлар чебиләрне 1 айга кадәр үстерә дә, тавык итеп, халыкка саталар.

  • 2022 елда 60 мең тавык сыйдырышлы 2 яңа корпус төзелгән. Ферма «Ультрикс» гриппына каршы вакциналар өчен биоматериал җитештерү белән шөгыльләнә.
  • 2023 елдан Россиядә җитештерелә торган гриппка каршы вакцинаның 80 проценты Мөслим районының «Заря» һәм «Чайка» кооперативында җитештерелгән эмбрионнар ярдәмендә эшләнәчәк.

Кызганыч, килгән кешене корпус эченә кертмиләр, инкубаторлар янына якын китермиләр. Бу – вирус таралу куркынычына бәйле. «Чайка» кошчылык фермасының территориясен урамнан гына төшерә алдык.



Все новости по теме на сегодня

80 в новостях



Музыкальные новости
ЮрКисс

«Отказывался по надуманной причине»: певец ЮрКисс обвинил SHAMANа во лжи



Все новости 24/7

Game News

Gee that Lord of the Rings: Gollum game sucked didn't it, so how about a Gollum movie?


Общество

Все общество

Бизнес

Культура

Спорт

Политика

Авторы

Новости тенниса

Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме



Rss.Plus — реально независимые новости по темам (энциклопедический систематизированный навигатор "Википедия новостей 24/7" c ежеминутным тематическим мониторингом интернет-пространства) в форме аполитичного просветительского интернет-журнала на русском языке, без цензуры, на многоязычной международной веб-платформе 103news.com в содружестве с более чем 20 000 источников информации во всём мире, сайтом News-Life.pro, глобальными гео-проектами Ria.City и Moscow.Media под патронажем Russia24.pro с уникальным персонифицированным новостным разделом "Региональная власть РФ" без купюр и модерации, а также "VIP-скандалы" в двух цветовых вариантах "День - Ночь" (кнопка справа вверху). Эти новости увидят Ваши внуки (наша система обеспечивает вечное хранение опубликованной информации 24/7). Будьте честными сегодня, чтобы было не стыдно завтра.

Опубликовать свою новость в любом городе и регионе, а также на любом языке мира можно мгновенно — здесь


Ria.city

Прокуратура организовала проверку по факту пролета воздушного судна над трассой М-8 в Подмосковье

Источник 360.ru: пожар произошел в общежитии воинской части на улице Бутлерова

Двое пьяных мужчин избили супружескую пару во дворе в Люберцах

Сергей АРУТЮНОВ на своём сольном концерте в Государственном Кремлёвском Дворце презентовал дуэт с Родионом Газмановым. Артисты вместе исполнили хит “Люси”

Новости России

Врач Романенко: влияние магнитных бурь на здоровье преувеличено

Портреты с Шойгу резко упали в цене в интернет-магазинах

Лунный свет в ваших волосах: Как выбрать благоприятные дни для стрижки в мае

Майское тепло в Москву вернется на этой неделе

Экология в России и мире

Новые дорожные ирригаторы Revyline RL 630 Peach Fuzz поступили в тюменский филиал

Сергей АРУТЮНОВ на своём сольном концерте в Государственном Кремлёвском Дворце презентовал дуэт с Родионом Газмановым. Артисты вместе исполнили хит “Люси”

В филиалах АО «Желдорреммаш» прошли памятные мероприятия к 9 Мая

Мозговой имплантат Neuralink Илона Маска устраняет первую серьезную неисправность: что пошло не так?

Спорт в России и мире

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме

Теннисист Хачанов вышел в третий круг "Мастерса" в Риме

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг

Moscow.media

Утро на озере...

В День Пушкина театр кукол «Ульгэр» в райцентре Бурятии: Россия, Культура, Дети

Сотрудник Центра лицензионно-разрешительной столичного главка Росгвардии рассказал о поисковых экспедициях

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Композитор Классической музыки

Гітарист Річі Самбора шкодує, що не пішов із Bon Jovi раніше

Телеведущего Урганта исключили из концерта памяти Окуджавы "Заезжий музыкант"

Театральный фестиваль «БАШНЯ» в Калининграде откроет Большой театр России

Губернаторы России

Пролетела 12 этажей: детали гибели девочки в вентиляционной шахте в Москве

В Балашихе оптимизировали движение на двух перекрестках Носовихинского шоссе

Суд запретил объявления о работе для славян

Врач Степенский рассказал об эффекте народных средств при обработке ран


Все города России от А до Я

Персональные новости
Сергей Арутюнов

Сергей АРУТЮНОВ на своём сольном концерте в Государственном Кремлёвском Дворце презентовал дуэт с Родионом Газмановым. Артисты вместе исполнили хит “Люси”


BigPot.News — быстрые и самые свежие тематические новости об известных личностях в России, в Украине, в Беларусии, в Казахстане и за их пределами в календарном формате 24/7 на основе авторской технологичной информационно-поисковой системы Smi24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в категориях News и Life в режиме Free Public



Больше новостей СЕГОДНЯ


RSS.plus — СРОЧНЫЕ новости. Неоспоримое преимущество RSS.plus — максимальная скорость публикаций 24/7. Быстрее нас, СЕЙЧАС, лишь только — ВЕТЕР Сайт создан под патронажем Россия24.pro — непрерывные новости из регионов 24/7 на русском + новости Москвы от Moscow.Media и мировые новости от Smi24.net и партнёров в календарном формате (вчера, сегодня и сейчас) совместно с 123ru.net и платформой СМИ24.net по технологии 103 NEWS

Опубликовать свою новость в любом городе и регионе, а также на любом языке мира можно мгновенно — здесь







Rss.plus