Элвин Грей: «Иҗат юлым микрофоннан башланмады»
Элвин Грей (Радик Юльякшин) музыка дөньясына сәяхәтен башкорт кураенда уйнаудан башлаган икән. Бу хакта ул Әлмәттәге Дөнья халыкларының уен кораллары музеена килгәч сөйли.
«Минем иҗат юлым микрофоннан түгел, ә башкорт кураеннан башлануын бик азлар белә. Нәкъ менә курай музыка дөньясына юл күрсәтүчем булды.
Курайда уйный башлагач, миңа тәрбиячем: «Курай бик яхшы, ләкин сиңа җырлап та карарга кирәк», – диде. Мине тыңлап карады да: «Сиңа җырларга кирәк. Курай белән бергә алып бара аласың, әмма сиңа ашыгыч рәвештә вокал белән шөгыльләнә башларга кирәк», – диде. Шул вакытта бирле җыр минем янәшәмдә», – дип, иҗади серләре белән бүлешә Элвин Грей
Җырчы курайда уйнап та алган. «Бармакларым онытмаган, осталыгымны югалтмаганмын әле», – дип тә сөенә ул.