Җырчы Искан 30 килограммга ябыккан
Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы, җырчы Искан (Искәндәр Шакиров) 30 килограмм авырлыгын ташлаган. Искан да, соңгы вакытта блогерлар, артистлар арасында популяр булган ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан. Бу хакта җырчы блогер Олеся Лесная сәхифәсендә сөйли.
«Инде 30 килограммнан артык авырлыкны ташладым», – ди Искан. «Гашыйк була башладыңмы инде?» – дигән сорауга ул: «Әле тагын 25-30 килограммга ябыгасым килә», – дип җавап бирә. Элекке вакытларны хәтерлисеңме, дигәнгә: «Мин бит ул чакта ябыктым, спорт белән шөгыльләндем, гадәти тормыш белән яшәдем», – ди артист.
«Сәхнә» журналында практика узган иде бит ул. Шул чактагы фотоңны да куям әле», – дип, Олеся да Исканның буй-сыны зифа чакларны искә ала.
«Әйе. Минем тормышымда төрле вакыйгалар булды. Дарулар, гел ятып кына тору, операцияләр үз эшен эшләде. Нәтиҗәдә, бик күп авырлык җыйдым. «Мачо» булу өчен шөгыльләнәчәкмен, хәзер инде бу кыен булмаячак», – дип сөйли Искан.