Ни хәлләрдә, драматургия? Театр сине ташламадымы? яки Татар драматургиясе-2024 нәтиҗәләре
Татарстан Язучылар берлеге, традиция буенча, һәр ел азагында әдәби ел йомгаклары ясый. 2024 ел «йомгакларын» Язучылар берлегенең чираттагы корылтае үз эченә алачак. Драматургия ягыннан докладны филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов ясаячак, дип игълан иттеләр Язучылар берлегенең идарә утырышында. Әлбәттә, бу чыгыш корылтай кысаларында, март аенда булачак. Әлегә редакциябезнең мәдәни күзәтчесе Рузилә Мөхәммәтова әдәби елның «Драматургия» юнәлешенә үз нәтиҗәләрен ясады. Әлеге нәтиҗәләр сыйфат мәсьәләсенә артык тирән кермичә, анысын әдәбият галиме карамагында калдырып, беренче чиратта сан ягын барлады. Ягъни, 2024 елда татар театры белән милли драматургия мөнәсәбәтләренә күз салырбыз. Аеруча яңа әсәрләргә игътибар итәрбез.
«Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл»
Фото: © Салават Камалетдинов
Камал театры үткән ел гел татар драматургиясе белән генә эш иткән икән. Тик берсе дә драматург язып китергән яки «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә катнашкан әсәрләр түгел. Камал театрының татар драматургиясе өлешенә керткән үсеше – яңа драматург барлыкка килүе. Резеда Гобәева исеме 1 елда 2 мәртәбә драматург буларак афишаларга чыкты. «Тукай Казанга кайткан» һәм «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакльләрен «яңа төр драматургия» дип әйтә алабыз. Аларны шагыйрә һәм драматург Резеда Гобәева режиссер Айдар Җаббаров белән бергәләп язды. Ягъни, болар – драматург язып китергәннән соң гына режиссер куярга алынган әсәрләр түгел – уртак иҗат җимешләре.
Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» пьесасын Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйды, дөрес, пьеса ничек язылган – шулай куелмаган, үзгәрешләр бар, әлбәттә. Гадел Кутуйның проза буларак язылган, әмма сәхнә әсәре буларак та танылган «Тапшырылмаган хатлар» повестен яңача укылышта яшь режиссер Аскар Галимов сәхнәләштерде. Инсценировканы алар яшь драматург Энҗе Гыйззәтова белән бергәләп яздылар. Энҗе Гыйззәтова икенче мәртәбә драматург буларак Камал театры афишаларына керде. Камал театрының заманында «Яшьләр сишәмбесе» проектында чыккан спектакльләрнең берсе – «Ишекләр» (2019 ел) Энҗе Гыйззәтованыкы иде.
ххх
«Хыялга бер адым»
Фото: © Салават Камалетдинов
Тинчурин театрында баш режиссер Туфан Имаметдинов 2 спектакль чыгарды. Берсе – Илгиз Зәйниевның «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» комедиясе, икенчесе – Рөстәм Галиуллинның «Хыялга бер адым» драмасы. Болар икесе дә – драматургларга заказ биреп яздырылган әсәрләр.
Искә төшереп узам – Рөстәм Галиуллинның дебют әсәре Камал театрында бара. Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Көзге кайтаваз» спектакле ул.
Татар драматургиясе классикасы әсәрләрен яшь режиссерлар Илнур Гарифуллин һәм Зөлфәт Закировлар куйды. Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» комедиясен Илнур Гарифуллин куйса, Фәтхи Бурнашның «Таһир – Зөһрә»сен Зөлфәт Закиров сәхнәләштерде. Боларны театр «Пушкин картасы» белән районнарга йөртергә тәгаенләгән.
Тинчурин театрның яңа, иң аншлаглы спектакле «Туган-тумача» драмасын үз пьесасы буенча Илгиз Зәйниев чыгарды.
ххх
«Куркак батыр»
Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Кариев театрының матбугат үзәге
Кариев театры яңа гына шагыйрь Лилия Гыйбадуллинадан драматург ясады – аның Әхмәт Фәйзинең әкият-повесте мотивларыннан пьеса/инсценировкасы буенча «Куркак батыр» спектакле чыкты. Режиссеры – Илсур Казакбаев.
Булат Гатауллин, татар халык әкиятенә нигезләнеп, «Шайтан. Егет. Кыз» спектаклен чыгарды. Инсценировканы Ләйсән Фәизова ясаган. Элек ул бу театрда әдәби бүлек мөдире иде. Хәзер – Казан Яшь тамашачы театрында директор урынбасары. Әмма, күрәсез, Кариевлылар белән араны өзми.
Ренат Әюпов Ренат Харисның «Умырзая» пьесасы буенча куелган спектакльне яңартты. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов үткән ел чыгарган масштаблы спектакль – «Тау битендә Сабантуй». Аның авторлары – Ренат Абянов һәм Илфак Хафизов. Бу – Илфак Хафизовның драматург буларак дебюты, дия алабыз. Дөрес, бу аның «под ключ» пьесасы түгел, әзер идеягә «ит кундыруы» дип аңлыйм.
Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» хикәясе буенча «Матурлык» спектакле чыкты. Инсценировка авторы – Булат Минкин, режиссер – Егор Чернышов.
ххх
«Сөембикә егет сайлый»
Фото: © Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев
Әтнә театрында аның баш режиссеры Рамил Фазлыев татар драматургиясе классикасыннан 2 спектакль чыгарды. Берсе – Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» драмасы, икенчесе Фәнис Яруллинның «Сөембикә егет сайлый» музыкаль комедиясе. Татар драматургиясе булмаса да, театрның тагын бер эшен әйтмичә булмый – «Минем дустым Хуҗа Насретдин» спектакле. Леонид Соловьевның «Возмутитель спокойствия» повесте буенча инсценировканы бурят режиссеры Саян Жамбалов үзе ясаган һәм үзе куйган да. Татар теленә шагыйрә һәм драматург Гөлүсә Батталова тәрҗемә иткән. Театр Васильевның «А зори здесь тихие» әсәрен Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемәсендә чыгарды (Рамил Фазлыев режиссурасы). Әтнә театры, балалар өчен, Яңа елга Илгиз Зәйниевның «Урман-club» әкиятен яңадан куйды.
ххх
«Бер хыянәт тарихы» («Фәхрине үтереп ташладылар»)
Фото: © Татьяна Афонина, Әлмәт театрының матбугат үзәге
Әлмәт театры 3 татар драматургын бәхетле итүдә үз өлешен керткән. Драматург Равил Сабырның 50 яшьлегенә аның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы буенча автор үзе ясаган инсценировка нигезендә «Бер хыянәт тарихы» киноспектакле чыкты. Ркаил Зәйдулланың «Игезәк» пьесасы буенча чакырылган казах режиссеры Алибәк Омирбекулы «Явыз» драмасын сәхнәләштерде. Драматург Мансур Гыйләҗевның «Мисс Гүзәллек» комедиясен чакырылган режиссер Дима Огородников куйды. Ул хәзер театрда «Нечкәбил» исеме белән бара һәм афишага кергән саен аншлаг җыя.
Шунысына игътибар итегез: әлеге пьеса – «Яңа татар пьесасы-2022» драматургия бәйгесенең кыска исемлегенә дә үтмәгән әсәр. Экспертларның «күңел күзе күрмәгәнне» Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева күреп алган да куйдыртып та чыккан.
Әлмәт театрының тагын бер спектакле көз планлаштырылган булса да, театрда ремонт мәшәкатьләре белән, мартка күчерелде. Театрның баш режиссеры Сәрдәр Тагировский театр бинасы тарихына багыышланган «Йорт» иммерсив спектаклен чыгара. Театр заказы белән пьесаны Равил Сабыр язды.
ххх
«Әни» мелодрамасы һәм автор-режиссер
Фото: © Рәмис Нәҗмиев, Минзәлә театрының матбугат үзәге
Минзәлә театрының үз драматургы барлыкка килергә тора, дөресрәге, барлыкка килде булса кирәк. Театрда башта артист, аннары директор урынбасары булып эшләгән Ильяс Закиров «Әни» мелодрамасын чыгарды. Театр гастрольләргә шушы мелодраманы еш алып чыга, чөнки гастрольләрне оештыручы да – Ильяс Закиров үзе.
Театр, татар драматургиясе классикасын барлап, Әнгам Атнабевның «Ул кайтты» драмасына тукталган. Монысын Байрас Ибраһимов куйган. Театр драматург Равил Сабырның «Син генә җитмәгән идең» комедиясен дә чыгарды. Равил Сабыр – Минзәлә егете – якташ драматургның юбилеена премьерадан да яхшы бүләк була аламыни?!
Минзәлә театрының тагын бер эше – «Өйләнү» комедиясе. Монысы инде – Гоголь әсәре, әлбәттә, әмма ул драматургия саллы адымнар ясаган Альберт Шакировның инсценировкасы буенча сәхнәләштерелде. Ягъни, татар драматургыннан башка чыкмады.
ххх
«Без – 41нче ел балалары»
Фото: © Чаллы театрының матбугат үзәге тәкъдим иткән фотолар. Д.Таҗиев фотолары
Чаллы театры Илгиз Зәйниевның «Бөке» комедиясен (режиссеры – Олег Кинҗәгулов), Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме?» моңсу комедиясен (режиссер – Зөлфия Галиуллина), Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» драмасын (режиссеры – Олег Кинҗәгулов) чыгарды. Шулай ук, Мөхәммәт Мәһдиевның «Без- 41нче ел балалары» повесте буенча шул исемдәге спектакль сәхнәләштерелде. Инсценировка авторы һәм режиссеры – Олег Кинҗәгулов үзе.
ххх
«Әлепле артистлары»
Фото: © Рузилә Мөхәммәтова
Түбән Кама театры Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча спектакль чыгарды. Режиссер – Рамил Фазлыев. Шунысы игътибарга лаек – Рамил Фазлыев үзе баш режиссер булган Әтнә театрында бу спектакльне Илсур Казакбаев куйган иде. Күрәсең, Рамил Фазлыевның да куясы килгән бу әсәрне, һәм Түбән Кама аңа бу мөмкинлекне биргән.
Түбән Кама театрының тагын бер премьерасы – Аманулланың (Әмир Камалиев) «Әлепле артистлары» пьесасы буенча куелган комедия.
Театр артисты Юрий Павлов яңа автор тапкан. Резедә Зарипова әкиятләреннән Гүзәл Шәмәрдәнова инсценировка ясап, Юрий Павлов балалар өчен «Замана әкиятләре» дигән интерактив әкият чыгарган.
ххх
«Гөлҗамал»
Фото: © Рузилә Мөхәммәтова
Буа театрында Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» пьесасы буенча «Мишәрем-шикәрем» спектакле куелды. Режиссеры – Рөстәм Галиев. Яшь режиссер Булат Гатауллин, Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде» хикәясенә нигезләнеп, Ләйсән Фәизова язган инсценировка буенча «Гөлҗамал» спектаклен чыгарды. Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – 41нче ел балалары» повестена Буа театры да алынган – чакырылган режиссер Дима Огородников «Баязитова» спектаклен чыгарган.
Татарстаннан читтә дә 3 татар дәүләт театры бар бит әле. Уфа «Нур» театрында Айдар Җаббаров халык шагыйре Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре буенча «Тау» спектаклен чыгарды. Туймазы татар дәүләт театрында 2024 елда чыккан татар драматурглары әсәрләрен күрмәдем, ниндидер әсәр булып, күрми калсам, гафу үтенәм. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт театрында Ренат Әюпов «Кызыл паша» иммерсив спектаклен чыгарды. Авторлары – Ренат хәзрәт Абянов белән Ренат Әюпов үзе. Шулай ук Илгиз Зәйниевның «Бала» пьесасын да чыгарганнар. Рус телендә. Нияз Игъламов тәрҗемәсендә. Бу спектакль, хәтерләсәгез, Камал театрында уңышлы барды, аннары рус телендә Казан Яшь тамашачы театрында куелды. Тагын күп җирләрдә куелды, дип беләм, Илгиз үзе дә санап чыгалмыйдыр әле.
ххх
Нинди нәтиҗә ясыйбыз? Театрларның премьералары нигездә татар әсәрләреннән төзелсә дә, драматургларның әзер әсәрләреннән генә тормый. Туфан Миңнуллин, Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин, Флорид Бүләков, Аманулла, Ркаил Зәйдулла, Ренат Харис, Равил Сабыр, Мансур Гыйләҗев, Илгиз Зәйниев, шулай ук, классикадан Гаяз Исхакый һәм Фәтхи Бурнаш. 9 театрга – 12 драматург.
Прозаиклардан Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Миргазиян Юныс, Гадел Кутуй, Әхмәт Фәйзи, Нәбирә Гыйматдиноваларның прозалары сәхнәләштерелгән. Димәк, театрлар эзләнә һәм үзләренә җимне, беренчедән, әзер пьесаларда түгел, ә прозадан таба башладылар.
Икенчедән, режиссер һәм драматург тандемында театр заказы белән язылган әсәрләр күзәтелә. Резеда Гобәева, Рөстәм Галиуллин, Булат Минкин, Ләйсән Фәизова, Лилия Гыйбадуллина, Альберт Шакировлар театр заказы белән эш иткәннәр, һәм сәхнә әсәре режиссерның кулы астында туган.
Дөресен әйткәндә, Илгиз Зәйниев пьесалары аз куелганлыгы аптыратты. Берне Тинчурин театрында үзе куйган («Туган-тумача»), икенчесен Туфан Имаметдинов заказ белән яздырган. Тагын берсен Чаллыда Олег Кинҗәгулов чыгарды. Әтнә театры балалар өчен язылган әкиятен яңадан куйган. Константин Богомоловның «Голоса страны» проекты кысаларында Айдар Җаббаровның ВДНХда күрсәтелгән «Медитативный ёж» моноспектаклен дә искә төшерә алабыз. Бар булганы шул. Белүемчә, Илгиз Зәйниевны Әлмәт, Минзәлә, Әтнә, Кариев, Тинчурин театрлары да көтә, бөтенесе диярлек драматургның үзләре өчен махсус әсәр язып, шуны килеп куюына өметләнә. Әмма республика театр дөньясындагы соңгы яңалыкны – Илгиз Зәйниевның Камал театрына директор итеп куелуын искә алсак, бөтенесе дә көтеп җиткерә алырмы икән?
ххх
Әзер яңа драматургия әсәрләренә сорау артык зур булмаса да, Татарстанда, Камал театры инициативасы белән, «Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесе дәвам итә. Декабрь аенда аңа нәтиҗә ясалды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясе: «Мосафирлар» (псевдоним – Гаффар) – Айгөл Әхмәтгалиева;
Беренче премия: «Галәмне гизгән татар» (псевдоним – Антонио Фагундес) – Артур Ибраһимов;
Икенче премия: «Җилләр тулы җилкәннәрем» (псевдоним – Хәят Асылгәрәй) – Артур Шәйдулла;
Өченче премия: «Дүрт ябалак» төнге клубы» (псевдоним – Абдулхамид Топчибашев) – Салават Юзеев;
«Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса» номинациясе: «Энҗе күл сере» (псевдоним – Бәхет кошы) – Эльвира Каюмова;
Махсус премия: «Мою старуху взяли в плен» (псевдоним – Бандит ) – Мансур Гыйләҗев;
Махсус премия: «Кызлар карый ярыктан» (псевдоним – Тигәнәле) – Ркаил Зәйдулла;
Махсус премия: «Кичер» (псевдоним – Якташ) – Лилия Фәттахова.
Карап карыйк, экспертлар комиссиясендә булган режиссерларның кайсысы кайсын куяр?
ххх
Тагын бер драматургия конкурсын Казан шәһәре башкарма комитеты уздырды – «Алмачуар» балалар өчен татар пьесалары бәйгесе. Әйе, «Яңа татар пьесасыннан аермалы буларак, бары тик татарча әсәрләр генә кабул ителде.
«Кече состав өчен балалар пьесасы» номинациясендә:
I урын – «Тук-тук, Әпчхи, Ой-ой, яки Телефонсыз көн», Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан);
II урын – «Иптәш мөгез», Айгөл Сөнгатуллина (Казан).
«Зур состав өчен балалар пьесасы» номинациясендә:
I урын – «Тызбыз», Айгөл Әхмәтгалиева (Чаллы);
II урын – «Galyamcraft, яки Диләфрүз Убыр илендә», Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова (Башкортстан);
III урын – «Аюҗан турында әкият», Нәсүр Юрушбаев (Казан).
«Кече состав өчен яшүсмерләр пьесасы» номинациясендә:
II урын – «Тезләнмә», Гөлүсә Батталова (Әтнә);
III урын – «Мактанчык баттл: Шүрәле & Микки Маус», Эльвира Фатыйхова (Кукмара).
«Зур состав өчен яшүсмерләр пьесасы» номинациясендә:
I урын – «Көндәлек», Гөлүсә Батталова (Әтнә);
II урын – «Шакмак туп», Лилия Гыйбадуллина (Чаллы);
III урын – «Зилант», Илфак Хафизов (Казан).
Махсус бүләк – «Хикмәт бердәмлектә, дуслыкта», Нурия Сәйяр (Казан);
«Дөнья булгач, төрле хәлләр була», Руфия Җәләева (Ютазы).