Медведев: 2026 елда минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан өчтән бер өлешкә артык була
Киләсе елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) 27 меңнән артып китәчәк – бу гамәлдәге яшәү минимумыннан өчтән бер өлешкә диярлек артык була. Бу хакта Россия Иминлек советы башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевка сылтама белән РИА Новости яза.
«Киләсе елда МРОТ 27 мең сумнан артып китәчәк – бу хәзер гамәлдә булган яшәү минимумыннан өчтән бер өлешкә югарырак», – дигән Дмитрий Медведев Бердәм Россия партиясе генераль советы утырышында.
Кабул ителгән закон нигезендә, 2026 елда Россиядә минималь хезмәт хакы 27 093 сум була.