«Ач татар килде»: Олег Газманов Элвин Грейны кунак иткән
Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин Мәскәүдә Олег Газмановка төшке ашка килгән.
Видеода күренгәнчә, Россиянең халык артисты аны үзе кыздырган ит белән сыйларга җыена.
«Казаннан безгә – Мәскәүгә – ач татар килде. Талантлы егет. Аны ит белән сыйларга кирәк. Ир-атны тагын ни белән сыйларга инде?» – ди Олег Газманов.
Радик Юльякшин белән Олег Газманов «Звездочка в стакане» җырын яздырган иде. Ул Туган илгә тугрылык һәм мәхәббәт, патриотлык хисләренә багышланган.