20 яшьлек блогерның 2 яшьлек кызы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән
TikTok блогер Арина Шальнованың ике яшьлек кызы тәрәзәдән егылып төшкән.
Бу хакта 20 яшьлек блогер ханым үзе язган. Фаҗига 22 майда булган.
«Эмили бишенче каттан егылып төште, аны минем кадәр биеклектәге алмагач «тоткан», әмма биек булгач, ул кырыйга чәчрәп башы белән бетонга төшкән», – дип язган яшь ана.
Кызны хастаханәгә алып килгәннәр, аның маңгай сөяге сынган булган.
Эмили комада яткан, ике көннән соң йөрәге тибүдән туктый, аны ясалма эшләтеп җибәрәләр. Арина хастаханәгә даими йөргән. Әмма могҗиза булмый. Кыз үзенең туган көнендә – 10 июньдә үлгән.
«Унысы көнне аның туган көне иде, ял көн булды. Ә ял көннәрен берничә сәгать артыграк аның янында булырга мөмкин. Мин юына һәм аның янына әзерләнә идем, ваннага телефонны китердем, телефонны алгач, Эмилиның юк икәнен ишеттем. Ул үзенең туган көнендә китте. Ул көрәште, әмма бәләкәй йөрәге арды. Миңа бик авыр!» – дип язган Арина.
«Үземне гаеплимме? Билгеле! Мин һәрвакыт үземне гаепләячәкмен. Мине киресен әйтсәләр дә, бу фаҗигале очрак дисәләр дә, мин үземне гомер буе гаепләячәкмен», – дип язган Арина Шальнова үз аккаунтында.
Арина ТикТокта баласы белән матур видеолар куеп ярты миллионга якын кешене җыйган. Ул кияүдә.