«Соңгы күрешүгә - 10 ай»: Блогер Рамилә Хөснетдинова ире янына барган
Блогер Рамилә Хөснетдинова ире янына махсус операция зонасына барган. Ул анда яу кырындагы егетләргә гуманитар ярдәм илтүче төркем белән юл тоткан.
Блогерның махсус операция зонасына инде беренче генә баруы түгел. Бер баруында ул хәтта ире белән күрешә дә алмады. Инсафны, хатыны янына алгы сызыктан чыгармадылар.
Бу юлы бәхет икесенә дә елмайган. Сагыну тулы очрашу мизгелләрен блогер үзенең сәхифәсендә күрсәтте.
Иремне алып киткәннәренә тиздән дүрт ел була. Ә соңгы тапкыр күрешүебезгә –10 ай. Бу ел безнең мөнәсәбәтләребез өчен бик зур сынау елы булды. Ачуланышулар, аңлашылмаучанлыклар, депрессия… Икебез дә бик нык арыдык. Әлеге очрашу безнең икебезгә дә кирәк иде. Якыннарын көткән кешеләргә көч һәм сабырлык телим. Тизрәк тынычлык килсен иде, – дип язган Рамилә.