Мы в Telegram
Добавить новость
ВСЕ новости СЕГОДНЯ
RSS.+ — история VIP в новостях News24 с календарным архивом. Все самые быстрые 24/7 новости в ежеминутном тематическом обновлении Life24 — на русском, и не только + Today24, а также тексты с озвучкой — в авторском разделе #123ru.net
Ria.city

Өенә кайтып җитәргә 10 метр калган: Татарстанда бала коега төшеп үлгән

Intertat.ru
9
Өенә кайтып җитәргә 10 метр калган: Татарстанда бала коега төшеп үлгән

«Бу вакыйгаларның куркыныч агышы»

Фаҗига 22 февральдә Тәтештә була. 10 яшьлек Никита мәктәптән өенә кайтырга чыга. Малай ул көнне мәктәпкә берүзе бара – икенче сыйныфта укучы сеңлесе дә авырып китә, дусты да үзен яхшы хис итмичә, өйдә кала. Малайларга хас булганча, Никита өенә ашыкмый. Бу көнне ул икенче юлдан кайтырга була. Күңеле маҗаралар эзли...

«Мәктәптән өйгә кадәр 15-20 минутлык юл. Гадәттә, Никита башка юлдан йөри иде. Ә монда юлны үзгәрткән», – дип сөйли «Татар-информ»га һәлак булган малайның әнисенең күршесе Ирина.

Аның сүзләренчә, Никита күп балалы гаиләдә өлкән бала булган. Әнисе Вера тагын сигез яшьлек кызын һәм ике айлык сабыен берүзе үстерә.

«Никита өйгә берүзе кайтырга чыккан. Ниндидер куркыныч вакыйгалар агышы»

Фото «Татар-информ»да малайның әнисенең рөхсәте белән куелды

«Бик әйбәт малай иде. Тыныч, тыңлаучан. Сеңлесен һәрвакыт мәктәптән өенә алып кайта иде. Ә монда кыз авырып киткән. Дусты да бу көнне мәктәпкә бармаган. Шуңа күрә Никита өйгә берүзе кайтырга чыккан. Ниндидер куркыныч вакыйгалар агышы. Янында берәрсе булса, бәлки аны коткара да алган булырлар иде», – дип дәвам итә сүзләрен Ирина, күз яшьләрен тыярга тырышып.

Хатын сүзләренчә, Никитаның әнисе, улы тиешле вакытта мәктәптән өйгә кайтып җитмәгәч һәм телефон шалтыратуларына җавап бирмәгәч, шунда ук чаң суга. Укучыны бөтен шәһәр белән эзлиләр. Һәм табалар... Төнлә, өйдән 10 метр ераклыкта, коеда, үле килеш.

Хәзерге вакытта өйләр торган урында, кайчандыр җитештерү, янында ташландык ферма булган

Фото: күршеләре Ирина тарафыннан тәкъдим ителде

«Кайтканда кар өстенә фәрештәләр ясаган... Ә хәзер, үзе фәрештә»

«Никитаның үлеменә беркем дә ышанмый. Без аның ни өчен бу юл белән кайтуын һаман аңламыйбыз. Аннан йөрүе куркыныч икәнен һәркем белә бит», - дип искә төшерә Ирина.

Ирина сүзләренчә, хәзер йортлар булган урында кайчандыр җитештерү, чистарту корылмалары булган. Аннары бизнес ябылган, биналарның бер өлеше җимерелгән, бер өлешен таркатып бетергәннәр. Ә җир асты «бункерлары» калган.

«Анда чын җир асты шәһәре бар. Чистарту корылмалары, ниндидер коллекторлар, торба һәм юллардан чын лабиринт. Әлбәттә, балаларга кызык. Ләкин барысы да төгәл белә иде - анда йөрергә ярамый. Һәм мин үз балаларымны бу урынны әйләнеп чыгарга өйрәтәм», - дип уртаклашты Ирина.

Никитаны тапкач, видеокамера язмаларын тикшерделәр, укучы барган юл буйлап уздылар.

«Мин инде ул башка юл белән киткән, зират аша юлны кыскарткан дип әйттем. Аннары ир-атлар аның маршруты буенча бардылар... Кар өстендә, кайбер урыннарда, Никита ясаган «кар фәрештәләре» калган. Ә хәзер ул, үзе – фәрештә», - дип дәвам итте сүзләрен Ирина.

Ул Никитаның люкка төшкән мизгеленең камерага эләккәнен сөйли. Кадрлардан күренгәнчә, бала куаклыкка керә һәм кире чыкмый. Аңа өенә кайтып җитәргә берничә метр гына калган була...

«Бу урында су белән тулган өч ачык кое бар. Алар кар астында күренми. Никитаның егылып төшкәч, ярдәмгә чакырырга өлгермәвенә гаҗәпләнергә кирәкми. Баланы югалту - бу коточкыч», - ди хатын.

 

Фаҗиганы булдырмый калып булыр идеме?..

Ирина сүзләренчә, коеларны ябу үтенече белән күрше йортларда яшәүчеләрнең имзалары куелган хатлар язылган булган инде.

«Минем кызым белән коточкыч очрак булды. Ул шулай ук коега төште, дөрес, шәһәр үзәгендә, аннан ул үзе чыга алды. Мин ул вакытта эштә идем. Хәтерлим, ул пычранып беткән хәлдә килде. Үзе елый, бик курыккан иде», - дип сөйли Ирина.

Һәм бу беренче генә очрак түгел. Берничә ел элек күршенең эте дә коега төшеп киткән иде. Ул вакытта ир-ат өйдән-өйгә йөреп имзалар җыйды һәм ачыклык кертүне сорап администрациягә мөрәҗәгать итте. Эт урынында теләсә кайсы вакытта кемнеңдер баласы була алыр иде бит. Шулай булды да…

«Минем кемнедер гаеплисем килми. Никитаның үлемендә без барыбыз да гаепле - мин дә, күршеләр дә... Барыбыз да! Әлеге территорияне куркынычсыз итү кирәклеген шәһәр җитәкчелегенә җиткерә алмадык», - дип дәвам итә сүзләрен Ирина.

Бала эшләми торган сәнәгать предприятиесенең чистарту корылмасына өч метр биеклектән егылып төшкән

Малайның үлем факты буенча җинаять эше кузгатылган, ә Татарстан Прокуратурасы тикшерү эшен башлаган. Ачыкланганча, бала эшләми торган сәнәгать предприятиесенең чистарту корылмаларына өч метр биеклектән егылып төшкән. Һәм, мөгаен, цемент капчыгында бозлы суда туңып, коточкыч үлем белән һәлак булгандыр.

Вакыйга урынына район прокуроры Оксана Шуста килгән.

«Күзәтчелек ведомствосы объектның кем карамагында булуын ачыклаячак һәм муниципаль милек турындагы закон таләпләре үтәлешенә бәя бирәчәк. Нигезләр булган очракта прокурор тарафыннан чаралар күреләчәк», - дип сөйләде ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Хәзер, тикшерү эшенә хокук сакчылары кушылгач, эш үле ноктадан кузгалырга тиеш. Ләкин бу баланы әнисенә кире кайтармаячак. Шулай да мондый фаҗигаләрдән алга таба сакланырга ярдәм итәчәк.

Никита фаҗигасе кабатланырга тиеш түгел. Тик аны да онытырга ярамый

Фото «Татар-информ»да малайның әнисенең рөхсәте белән куелды

«Вераны ташламыйбыз, бөтен шәһәр белән ярдәм итәбез»

Ирина сүзләренчә, Тәтештә күп балалы гаиләнең фаҗигасенә беркем дә битараф калмаган. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Никитаның әнисе Вераны берүзен генә калдырмаска тырышалар.

«Вераның янында һәрвакыт кешеләр бар. Хәзер аңа ярдәм итәр өчен акча җыя башладык. Җирләү өчен, һәм болай гына. Бүген Никитаны алып кайтырга тиешләр... Аны иртәгә җирләячәкләр», - дип елап җибәрде Ирина.

Әңгәмә ахырында хатын Никитаның коточкыч үлем тарихын болай гына калдырмаячагын һәм коллекторларның ябылуына ирешәчәген билгеләп үтте.

Ирина коллекторларның ябылуына ирешәчәген билгеләп үтте

Фото: күршеләре Ирина тарафыннан тәкъдим ителде

«Вера һәм без гаделлек өчен көрәшәчәкбез. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе безнең якта булыр, ярдәм итәрләр, дип ышанам. Никита фаҗигасе кабатланырга тиеш түгел. Тик аны да онытырга ярамый! Югыйсә, олылар ваемсызлыгы аркасында тагын кемнеңдер баласы үләргә мөмкин», – ди Ирина.



Все новости по теме на сегодня

10 в новостях



Музыкальные новости
Бато Багдаев

Гоцирк Бурятии, артист Саян Дондоков: «Я из династии культработников» - Культура и Россия, театр, дети,



Все новости 24/7

Game News

Helldivers 2 players' new battle: A petition for the reinstatement and 'canonization' of community manager fired for supporting review bombing and refunds


Общество

Все общество

Бизнес

Культура

Спорт

Политика

Авторы

Новости тенниса

Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг



Rss.Plus — реально независимые новости по темам (энциклопедический систематизированный навигатор "Википедия новостей 24/7" c ежеминутным тематическим мониторингом интернет-пространства) в форме аполитичного просветительского интернет-журнала на русском языке, без цензуры, на многоязычной международной веб-платформе 103news.com в содружестве с более чем 20 000 источников информации во всём мире, сайтом News-Life.pro, глобальными гео-проектами Ria.City и Moscow.Media под патронажем Russia24.pro с уникальным персонифицированным новостным разделом "Региональная власть РФ" без купюр и модерации, а также "VIP-скандалы" в двух цветовых вариантах "День - Ночь" (кнопка справа вверху). Эти новости увидят Ваши внуки (наша система обеспечивает вечное хранение опубликованной информации 24/7). Будьте честными сегодня, чтобы было не стыдно завтра.

Опубликовать свою новость в любом городе и регионе, а также на любом языке мира можно мгновенно — здесь


Ria.city

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» и все правительства могут отменить либо собрать все налоги!

Около 250 ретроавтомобилей представили москвичам у Музея Победы

Откровение артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова - Театр и дети, Культура и Россия, интервью

"Спартак" обыграл "Краснодар" и продлил беспроигрышную серию до 7 матчей при Слишковиче

Новости России

Сергей Собянин. Главное за день

«Спартак» обыгрывает «Краснодар» после первого тайма благодаря голу Зобнина

Около 250 ретроавтомобилей представили москвичам у Музея Победы

Shot: в Москве 10-летней девочке лифтом зажало и вырвало средний палец

Экология в России и мире

В рубрике «Я - артист цирка Бурятии» Саян Дондоков - Театр и дети, Культура и Россия, национальный проект

Новые дорожные ирригаторы Revyline RL 630 Peach Fuzz поступили в тюменский филиал

Театр и дети, Культура и Россия: интервью артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова

Первый лазертаг на Самуи

Спорт в России и мире

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000

Рафаэль Надаль первым в истории тенниса выиграл 200 матчей на грунтовых «Мастерсах»

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады

Moscow.media

Работники Московско-Курского транспортной прокуратуры приняли участие в торжественном мероприятии, посвященном празднованию Дня Победы

В преддверии Дня Победы сотрудники военных следственных органов Следственного комитета Российской Федерации Южного военного округа приняли участие в памятных мероприятиях

OpenAI готовит конкурента поисковику Google, но на базе ИИ

"Природа Карелии"

Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Выжидала момент: Орбакайте решила лишить Никиту Преснякова части наследства

Ярко-оранжевый или леопардовый: невеста Тимати на Мальдивах соблазняет огненными купальниками

Гоцирк Бурятии, артист Саян Дондоков: «Я из династии культработников» - Культура и Россия, театр, дети,

Гарик Мартиросян прокомментировал беременность Анны Хилькевич в Comedy Club на ТНТ

Губернаторы России

Shot: в Москве 10-летней девочке лифтом зажало и вырвало средний палец

Сергей Собянин. Главное за день

Дело возбудили после смерти подростка в вентиляционной шахте на западе Москвы

В Москве жители дома две недели слышат мяуканье запертой в квартире кошки


Все города России от А до Я

Персональные новости
Культура

Бурятский театр «Ульгэр» этнокультурные новости: Россия, дети, нацпроект Культура, колаборация


BigPot.News — быстрые и самые свежие тематические новости об известных личностях в России, в Украине, в Беларусии, в Казахстане и за их пределами в календарном формате 24/7 на основе авторской технологичной информационно-поисковой системы Smi24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в категориях News и Life в режиме Free Public



Больше новостей СЕГОДНЯ


RSS.plus — СРОЧНЫЕ новости. Неоспоримое преимущество RSS.plus — максимальная скорость публикаций 24/7. Быстрее нас, СЕЙЧАС, лишь только — ВЕТЕР Сайт создан под патронажем Россия24.pro — непрерывные новости из регионов 24/7 на русском + новости Москвы от Moscow.Media и мировые новости от Smi24.net и партнёров в календарном формате (вчера, сегодня и сейчас) совместно с 123ru.net и платформой СМИ24.net по технологии 103 NEWS

Опубликовать свою новость в любом городе и регионе, а также на любом языке мира можно мгновенно — здесь







Rss.plus