Добавить новость
ВСЕ новости СЕГОДНЯ
RSS.+ — история VIP в новостях News24 с календарным архивом. Все самые быстрые 24/7 новости в ежеминутном тематическом обновлении Life24 — на русском, и не только + Today24, а также тексты с озвучкой — в авторском разделе #123ru.net
Ria.city

Алсу Абульханова: «Гөлнара Тимерҗановадан ераграк буласым килә»

Intertat.ru
40

Соңгы арада җырчыларга бик еш лаеклы исемнәр бирә башладылар. Бу исемнең дәрәҗәсен төшермиме икән?

Миңа калса, кайчакта төшерә, ә кайчакта юк. Бу, беренчедән, кемгә исем бирелүдән тора. Икенчедән, мин бу күренешне гаепләргә тырышмыйм, чөнки без кешенең хезмәтен күрмибез, аның аяк киемен киеп йөргәнебез юк. Кайда йөргәнен, нишләгәнен, нинди чараларда булганын белмибез. Кайбер кешеләр «Нигә аңа мактаулы исем биргәннәр?», – дип кырыс кына әйтеп куярга ярата. Ә мин исә, биргәннәр икән, димәк, ул лаек, дигән фикердә булырга тырышам.

Мисал өчен, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, мәдәният хезмәткәре, пешекче дигән исемнәр дә бар. Без ул исемгә лаек булган кешеләрнең күпме ипи пешергәнен белмибез бит. Һәр кеше үз хезмәтен үзе белә.

Эстрадада кайбер бик яшь җырчыларга исемнәр бирәләр, ә мисал өчен, сәхнәдә күп еллар булган Әлфинә Әзһәмованың исеме юк. Монысына ничек карыйсыз?

Беренчедән, бу бик кызганыч. Икенчедән, бу җырчының үзеннән дә торадыр, чөнки Әлфинә апа бик тыйнак кеше. Ул үз-үзен күрсәтә торган, «мин-мин» дип йөрүче түгел. Аны яратучылар, тыңлаучылар күп.

Исемне тикмәгә китереп бирмиләр, аның үз критерийлары бар, анда бик күп кәгазьләр җыярга, эшеңне күрсәтергә кирәк. Бәлки, ул йөрмидер, күрсәтмидер.

«Хәзердән үк үземне кайнана роленә әзерлим»

Сез бик чибәр, зифа буйлы. Сезгә ир-атлар еш игътибар итәме?

Комплимент өчен рәхмәт. Тик миңа ир-атларга караганда, хатын-кызлар күбрәк игътибар итә.

Алсу ханым, ирегез көнчеме?

Юк. Ул гел минем янымда, хәзер дә булышып, чабып йөри. Без ирем белән 22 ел бергә, ул мине бик яхшы аңлый. Үземне төрле очракларда ничек тотканымны, кемгә карый-карамавымны, ниләр яратканымны, миңа нәрсә кирәк икәнен һәм юк-барга сулга карый торган кеше түгеллегемне дә белә.

Сезнеңчә, яхшы ир-ат нинди булырга тиеш?

Минем ирем кебек. Ул хатын-кыз белән ваклана, һәрбер сүзгә җавап кайтара, кайда йөргән, нәрсә кигәнне тикшерә торган кеше түгел. Ул – минем өчен чын ир-ат. Ике улым да аңа охшасын иде, дип телим.

Улларыгыз иҗатка тартыламы?

Минем олы улым Мәскәүдә театр артистына укый. Узган концертымда чыгыш ясаган иде. Ә икенче улыма 14 яшь, ул иҗатка тартыла кебек, ләкин ул әле бәләкәй, үзенең юлын тапмаган. Тик үзем аның бу өлкәгә тартылуын теләмәс идем. Минемчә, җырчы һөнәре ул ир-атка бик туры килми. Хатын-кызга ярый ул, матурланып чыгып җырладың һәм бетте, чөнки дөньяны алып барырга кирәкми. Ә ир-атка гаиләсен ашатырга кирәк. Алар иҗатта акчалы урынга бик сирәк урнаша.

Сез бер интервьюда гаиләм беренче урында, дигәнсез. Тату гаиләнең сере нидә?

Белмим, без «бешеная итальянская семья» дибез үзебезне. Кайчакта кычкырышып та атабыз, ике минуттан барысын онытабыз. Беркайчан да зурга җибәрмибез, күз тимәсен моңа. Ирем барысын да юморга җибәрә, кайвакыт бу минем ачуымны да чыгара.

Ирегез сезнең иҗат итүегезгә бер дә каршы түгелме?

Юк, ул киресенчә, «Нигә җырлар яздырмыйсың, клиплар төшермисең?» – дип орыша. Ул үзе иҗаттан бик ерак кеше булса да, миңа: «Бу – синең һөнәрең», – дип тора.

Тагын әни булырга хыялланасызмы? Кыз бала алып кайтасым килә, дип әйткән булгансыз.

Әйе, бик хыялланам, тик миңа соңдыр инде. Әгәр хатын-кызлар 60 яшьтә бала таба алсалар, шул яшьтә дә табар идем. Әмма вакыт үзенекен ала.

Киленнәрегез булачак, әйбәт кайнана булырсыз, шулай бит?

Белмим, белмим. Мин кырысрак, ләкин хәзердән үк үземне кайнана роленә әзерлим. Үземә «иң мөһиме – тыгылма» дип әйтәм. Әгәр киленем ваннада кыяр тозласа да, зал уртасыннан җеп сузып, шунда керләр элсә дә, эшем юк анда.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Консерваториядә итальян телен өйрәндем»

Тагын рус телендә җырлар чыгарырга уйлыйсызмы?

Әйе, Аллаһ боерса, планда бар. Бүген концертта татарча, русча, итальянча җырлар яңгыраячак, фольклор да була.

Барлыгы ничә тел беләсез?

Беләм, дип, мин күп – француз, төрек, татар, рус, телләрендә җырлыйм. Ә сөйләшү өчен инглиз теленең базасын, рус һәм татар телен беләм. Консерваториядә итальян телен өйрәндем. Казахстаннан бер егет миңа уйгыр телендә җыр язып бирде. «Алсу, әгәр уйгыр телендә җырласаң, сине Казахстан гына түгел, бик күпләр тыңлаячак, чөнки уйгырлар бик күп», – диде. Тик бу концертыма ул җырны эшләп өлгермәдем.

«Без Гөлнара Тимерҗанова белән дә дошманнар түгел»

Алсу, бер интервьюда Гөлнара Тимерҗанованың җырлавы ошамый, дип әйткән булгансыз. Бу әле дә шулаймы? Бу җырчы белән сез нинди мөнәсәбәтләрдә?

Бу җырчы белән безнең мөнәсәбәтләр юк. Мин үз сүземнән беркайчан баш тартмыйм, әйткәнмен икән, димәк, шулай. Миңа нәрсә язсалар да, әйтсәләр дә, мин фикеремне үзгәртмим.

Ә, гомумән, эстрадада сезнең дусларыгыз күпме?

Күп, Аллаһка шөкер. Без Гөлнара Тимерҗанова белән дә дошманнар түгел. Ул дөрес булмаган әллә нәрсәләр сөйләп интервьюлар биргән. Үзе белә торгандыр, үзенчә уйласын. Кунакка йөрдем, чәйләр эчтем, дигән. Андый әйбер гомердә дә булмады, кирәк тә түгел. Гөлнара Тимерҗановадан ераграк буласым килә, – дип сөйләде ул.



Все новости по теме на сегодня

Алсу в новостях



Музыкальные новости


Все новости 24/7






Культура

Вся культура

Бизнес

Спорт

Политика

Общество

Авторы

Новости тенниса



Rss.Plus — реально независимые новости по темам (энциклопедический систематизированный навигатор "Википедия новостей 24/7" c ежеминутным тематическим мониторингом интернет-пространства) в форме аполитичного просветительского интернет-журнала на русском языке, без цензуры, на многоязычной международной веб-платформе 103news.com в содружестве с более чем 20 000 источников информации во всём мире, сайтом News-Life.pro, глобальными гео-проектами Ria.City и Moscow.Media под патронажем Russia24.pro с уникальным персонифицированным новостным разделом "Региональная власть РФ" без купюр и модерации, а также "VIP-скандалы" в двух цветовых вариантах "День - Ночь" (кнопка справа вверху). Эти новости увидят Ваши внуки (наша система обеспечивает вечное хранение опубликованной информации 24/7). Будьте честными сегодня, чтобы было не стыдно завтра.

Опубликовать свою новость в любом городе и регионе, а также на любом языке мира можно мгновенно — здесь


Ria.city
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media
Новости Крыма на Sevpoisk.ru
Губернаторы России

Все города России от А до Я

Персональные новости

BigPot.News — быстрые и самые свежие тематические новости об известных личностях в России, в Украине, в Беларусии, в Казахстане и за их пределами в календарном формате 24/7 на основе авторской технологичной информационно-поисковой системы Smi24.net с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в категориях News и Life в режиме Free Public



Больше новостей СЕГОДНЯ


RSS.plus — СРОЧНЫЕ новости. Неоспоримое преимущество RSS.plus — максимальная скорость публикаций 24/7. Быстрее нас, СЕЙЧАС, лишь только — ВЕТЕР Сайт создан под патронажем Россия24.pro — непрерывные новости из регионов 24/7 на русском + новости Москвы от Moscow.Media и мировые новости от Smi24.net и партнёров в календарном формате (вчера, сегодня и сейчас) совместно с 123ru.net и платформой СМИ24.net по технологии 103 NEWS

Опубликовать свою новость в любом городе и регионе, а также на любом языке мира можно мгновенно — здесь







Rss.plus