Армиягә 18 яшьтән түгел, 21 яшьтән чакыра башлаячаклар (30 яшьлекләр дә призывка эләгә)
Растет возраст духов
В Госдуму внесен законопроект об увеличении возраста призыва до 21–30 лет
Дәүләт Думасына армиягә чакыру яшен арттыру турында закон проекты кертелде. 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәргеләр чакырылса, киләчәктә 21 яшьтән 30 яшькә кадәр чакыра башлаячаклар. Төзәтмәләрнең авторлары – «Бердәм Россия» депутатлары, оборона буенча комитет вәкилләре Андрей Картаполов, Андрей Красов, Юрий Швыткин.
Реформаны өч ел дәвамында үткәрү планлаштырыла. Югары планка киләсе елдан ук 30 яшькә арта – ягъни кемдер теге яки бу сәбәп белән хезмәт итми калган икән, армиягә алынырга мөмкин. Ә аскы планка акрынлап арта бара. 2024 елда 19 яшьлекләрне, 2025 елда – 20 яшьлекләрне, 2026 елда 21 яшьлекләрне чакырачаклар. Бу Оборона министрлыгына «олыгайган, сыйфат ягыннан яхшырак хәрбиләр» туплау кирәклеге белән аңлатыла.
«Коммерсантъ» язуынча, призыв яшен арттыруны орборона министры Сергей Шойгу сораган. Министр еллык коллегиядә чыгышында бу темага «фикер алышу кирәк түгеллеген», ә НАТОның хәрби потенциялын арттыруга каршы хәрби задание дип кабул итәргә кирәклеген әйткән. Шул ук коллегиядә Шойгу армияне 1,5 миллионга җиткерергә фәрман биргән иде. Моның белән Владимир Путин да килеште. Шойгуның бу күрсәтмәсе быел ук тормышка ашырылачак, диде Думаның оборону буенча комитеты рәисе Андрей Картаполов. Ул военкоматларга күрсәтмә биреләчәген әйткән: яңа закон проектына күпме кеше эләгәсен исәпләп чыгарырга һәм аларны хәрби задание нигезендә тормышка ашырырга.
Яңа законның уңай якларыннан депутатлар тагын ике күренешне атаган. Беренчесе – хәзерге вакытта военкоматлар барыбер армиягә алынмаячак студентларны чакыру белән мәшгуль. Мондый студентлар килә, медицина комиссиясе уза, әмма уку сәбәпле, армиягә алынмый. Шуңа да яңа закон проекты «уку вакытында отсрочка алу өчен мәктәп укучыларын һәм студентларын военкоматларга чакыруга чик куячак» диелгән.
Икенчедән, призыв яшен 18дән 21 гә арттыру студентларга медицина тикшерүе уздыруга чик куеп, 639 миллион сумны экономияләргә мөмкинлек бирә икән.
Аннары хәзер инде 27 яшь тулган, әмма әле утызын тутырмаганнар «рәхәтләнеп армиядә хезмәт итә ала» дип аңлата депутатлар. Ел саен 27 яше тулган, әмма армиядә хезмәт итмәгән 80 мең кеше хәрби учеттан төшерелә. Аларның 30 меңенең отсрочка алырга бернинди хокукы юк, ди депутатлар.
Шулай ук ел саен 30 яшькә кадәрле 2 мең ир-егет РФ гражданлыгы ала икән. Аларны да армиягә алачаклар.
Хәрби белгеч Валерий Ширяев «Коммерсантъ»ка интервьюсында военкоматларның болай да кеше җыю белән проблемалары бар дигән. 30-35 мең кешелек шәһәр 80-200 кеше чакырырга тиеш икән, ә аларның сәламәтлекләре начарая бара, дигән ул.
Ә менә «Школа призыва» оешмасы җитәкчесе Алексей Табалов яңа закон проектын мактаган. 18-19 яшьлек кеше үз гамәлләренә җавап бирми, ә олыгайгач, акыл белән эш итә дигән. Ә инде 30 яшькә кадәр арттыруны ул призывка солдат җитешмәү белән аңлаткан.